Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Сигезенче сыйныф укучысы электрон сигарет тартканнан соң җан биргән

Үсмерләр тарта башлауга, берсе кинәт кенә аңын җуеп егылган. Мәскәү янындагы Электрогорск шәһәрендә сигезенче сыйныфта укучы бер үсмер электрон сигарет тартканнан соң җан тәслим кылган. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, егетләр, әти-әниләреннән яшереп кенә, күл янына тартырга барган.

Үсмерләр тарта башлагач, берсе кинәт кенә аңын җуеп егылган, авызыннан күбек киткән. Икенчесе ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма инде 15 яшьлек дустын коткарып калуга ирешелмәгән.

Һәлак булган үсмер җирле лицейда укыган. Егетләрнең берсе дә полициядә учетта тормаган. Үлем сәбәбен экспертиза ачыклаячак.

Сүз уңаеннан, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, илебездә яшәүчеләрнең күпчелеге вейпны гадәттәге сигареттан зарарсызрак дип саный. Әмма, белгечләр әйтүенчә, аларның да составында җитди авыруларга китерердәй агулы матдәләр бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев