Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Соңгы раунд: боксчы Максим Дадашев вафат (СОҢГЫ КӨРӘШ ВИДЕОСЫ)

Россия боксчысы Максим Дадашев 20 июльдә көрәш җәрәхәтләрдән вафат булган. Бу хакта Telegram-RT каналы спортчы командасына сылтама белән хәбәр итә.

Дадашев Америка хастаханәсендә үлгән. ТАСС белән әңгәмә вакытында аның танышы боксчының йөрәге түзмәде, дигән.

Максим Дадашев Оксон-Хиллда Сабриел Матиас белән бәрелештән соң авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Бокс 11нче раундта туктатыла. Спортчыга ашыгыч ике сәгатьлек операция ясыйлар. Башындагы гематома һәм шешне бетерү өчен табиблар баш сөягенең бер өлешен кисеп алырга һәм аны медикаментоз комага кертергә мәҗбүр була.

Дадашев 2016 елда профессиональ бокста беренче тапкыр чыгыш ясады. Матиаска каршы көрәшкә кадәр ул, рәттән 13 җиңү яулап (шуларның 11е-нокаут), бер тапкыр да оттырмаган иде. Санкт-Петербург егете барлык көрәшләрне АКШТА үткәрде.

Җиңелү белмәс Максим Дадашевка нибары 28 яшь иде...

Фото: скриншот

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X