Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Стәрлетамак шәһәрендә үсмерләр ундүрт эт баласын җәзалап үтергән

Бу эштә катнашучыларның шәхесләре ачыкланган.

Башкортстанның Стәрлетамак районында үсмерләр ана этне һәм аның ундүрт көчеген җәзалап үтергән. Бу турыда "Кызыл таң" яза.

Укучылар 14 көчек китергән ана эт янына петардалар алып кергән. Шартлаудан курыккан эт чыгып чаба һәм шунда ук машина тәгәрмәчләре астында калып үлгән. Үсмерләр ятим калган көчекләрнең авызына петарда каптырган һәм видеога төшергәннәр.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар сөйләвенчә, балалар җәзалаган көчекләрне  бишенче кат балконыннан ташлаган.

Хайваннарны җәзалауда ким дигәндә дүрт кеше катнашуы билгеле - берсе төшергән, икесе аларга петарда каптырган һәм берсе җитәкчелек иткән. Бу эштә катнашучыларның шәхесләре ачыкланган. Алар барысы да - 8нче мәктәпнең 5-8 сыйныф укучылары.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев