Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Суд Казан федераль университеты клиникасы бүлек мөдиренә карата хөкем карары чыгарды

Айдар Шәрәфиевны ике айга өй арестына хөкем иттеләр.

Казанның Совет районы суды Казан федераль университеты Диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлеге мөдирен кулга алу буенча тикшерү үтенечен карады.

Тикшерү мәгълүматлары буенча Айдар Шәрәфиев операция ясау өчен 40 мең сум акча сораган.

Аны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарә хезмәткәрләре тоткарлаган. Җинаять эше кузгатылган һәм Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлегенә тапшырылган.

Суд Айдар Шәрәфиевны ике айга өй арестына хөкем иткән. 

Фото: Регина Шафиева

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев