Суд Махачкала мэрын ун тәүлеккә сак астына алды
Әгәр дә Мусаевка гаепләү белдерелсә, аны сак астында тоту ике айга кадәр озайтылачак.
Махачкала мэры Муса Мусаев гаепләү белдерелгәнгә кадәр суд тарафыннан ун тәүлеккә сак астына алынган. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.
Агентлык мәгълүматы буенча, әгәр дә Мусаевка гаепләү белдерелсә, аны сак астында тоту ике айга кадәр озайтылачак. Алдарак Мусаевка карата җинаять эше кузгатылганлыгы хәбәр ителгән иде.
2016 елның мартында Мусаев “АСПК “ җәмгыятенә милке итеп республикага караган кишәрлекне биргән. Белгечләр Дагыстан бюджетына килгән зыянны 80 млн дип бәяләгән.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев