Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Танылган фоторәссам Михаил Козловский белән хушлаштылар

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре белән хушлашу Актерлар йортында узды.

21 гыйнварга каршы төндә, 64 нче яшендә авырудан соң, танылган фоторәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский вафат булды. Актерлар йортында аның белән хушлашу чарасы узды.

Михаил Козловский Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы иде, аның фотоархивын ясаган фоторәссам. 

Фотограф белән хушлашырга шактый күп җәмәгатьчелек вәкилләре килгән. Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, театр әһелләре, журналистлар җәмәгатьчелеге, бик күп хезмәттәш фотографлары һәм башкалар.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, үзе, журналистлар исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Яңа ел алдыннан Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшинга "иҗади тормыш юлымны тәмамлыйм" дигән булган. Римма Ратникова шул хакта әйтте. Ул, шулай ук, Козловский фотографияләренең күп кенә журналистларның язмалары өчен кулланылганын белдерде.

Госман хәзрәт Исхакый үзенең Михаил Козловский белән якыннан таныш булуы турында сөйләде. Нинди генә диннән булуына карамастан, башкаларга файдалы кешенең хәерле бәндә булуын, ә Михаил Козловскийның шундый кеше булуын билгеләп узды. Госман хәзрәт үзләренең авариягә эләккәч тә, Козловскийның ярдәмгә килүен белдерде.

Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. Михаил Козловскийның үз эшенең остасы булуын әйтте.

Матәм чарасыннан репортажны соңрак укый аласыз. 

Автор фотолары

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X