Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татар кызы Алинә Сафиуллина Магнитогорскида зыян күрүчеләр өчен кирәк-ярак җыя

"Ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп. Зыян күрүчеләр өчен азык-төлек, телефон зарядкасы өчен җайланмалар җыябыз", - диде кыз.

Магнитогорскида булган фаҗигадә - шартлаган йортта зыян күрүчеләргә ярдәм итүчеләр арасында татар кызы, “Шәрыкъ биюләре” студиясе педагогы Алинә Сафиуллина да бар.

“Без студия кызлары белән танышларыбыздан кирәк-яраклар җыябыз да, штаб оештырылган 14нче мәктәпкә илтәбез, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Ярдәм итергә теләүчеләр бик күп. Зыян күрүчеләр өчен азык-төлек, телефон зарядкасы өчен җайланмалар җыябыз”.

Алинә Сафиуллина йортсыз-җирсез калган кешене вакытлыча үз янында яшәтеп торырга да теләк белдергән. Социаль челтәрләр аша үз фатирын вакытлыча тәкъдим итүчеләр аз түгел, алар үз телефон номерларын социаль челтәрләрдәге махсус төркемнәргә язалар.

Алинә фикеренчә, бәлки моның кирәге дә чыкмас, шәһәрдәге зур кунакханәләрнең берсе зыян күрүчеләргә үз ярдәмен тәкъдим иткән. “Беркем дә урамда калмас”, - ди Алинә.

  • Магнитогорскида җирле вакыт белән 6.00 сәгатьтә Карл Маркс урамы, 164нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортның бер подъезды җимерелеп төште. Башлангыч мәгълүматларга караганда, дүрт кеше һәлак булган, 68 кешенең язмышы әлегәчә билгесез. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе дип көнкүреш газы шартлауны атыйлар.

 

Фото: Алина Сафиуллина

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев