Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан Дәүләт автоинспекторы Питрәч районындагы юл һәлакәте нечкәлекләрен сөйләде

Ленар Габдерахманов белдергәнчә, чит ил машинасы һәм “Лада” йөртүчеcе бәрлешүдән качарга тырышканнар, икесе дә юл кырыена чыккан.

Республика Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдерахманов бүген матбугат конференциясе үткәрде. Ул  анда Питрәч районында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре турында сөйләде.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында “Лада” йөртүчесе һәм аның өч пассажиры алган имгәнүләрдән шунда ук үлгән. Тагын бер пассажиры Арча үзәк район хастаханәсенә озатылган. «Хенде Крета» йөртүчесе, аның ике пассажиры, шул исәптән 5 яшьлек бала һәм авырлы хатын-кыз шулай ук Арча үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Татарстан Дәүләт автоинспекторы чит ил машинасының, бәрелешкәнче, зур тизлек белән хәрәкәт итүен белдерде.

“Тормоз юлы бөтенләй булмаган. Юл приборлары буенча карадык, ул 12.30 сәгатьтә Яшел Үзән юл чишелешендә булган, ә һәлакәт 13.30 сәгатьтә килеп чыккан. Машина күзәтү приборларына эләкмәгән, әмма ул араны бер сәгатьтә узуын исәпкә алсак, бик тиз хәрәкәт иткән”, - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдерахманов.

Ленар Габдерахманов белдергәнчә, чит ил машинасы һәм “Лада” йөртүчесе бәрлешүдән качарга тырышканнар, икесе дә юл кырыена чыккан. Әмма башка йөртүчеләр «Хендэ» автомобилен үз полосасына кире кертмәгән булырга мөмкин.

“Әгәр йөртүче каршы як полосага чыккан икән, ничек тә юл буена туктагыз. Аннары безгә видео җибәрегез, без гаеплегә җәзасын бирербез”, - дип сөйләде ул.

«Хендэ» йөртүчесе хәзер хастаханәдә ята. Чит ил машинасындагы бала махсус утыргычта булмаган, ул авыр хәлдә. 11.00 сәгатьләрдә аңына килмәгән иде. Аны Балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Шулай ук “Лада”ның исән калган пассажиры да авыр хәлдә.

Ел башыннан Татарстан юлларында 7 кеше үлгән.

 

Фото: Александр Елисеев

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев