Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан кешесе мәет яшергән өчен 10 мең штраф түлиячәк

Узган ел май аенда Ютазы авылында кеше үтерелгән булган.

Татарстан кешесе мәет яшергән өчен, 10 мең штраф түлиячәк. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Үтерү факты узган ел май аенда Ютазы авылында булган. Хатын-кыз бергә яшәүче ир-ат белән ачуланышып, аңа пычак кадаган. Алган яралардан ир-ат урында ук үлгән.

Шул авыл кешесе ирексездән биредә шаһит булган. Ул бу хакта хәбәр итәсе урында, икенче көнне хатынга җинаять эзләрен яшерергә булышкан. Кан тапларын юганнар. Мәетне ир-ат базга салып күмеп куйган.

Җинаять эшендәге ролен исәпкә алып, Ютазы районы суды ир-атны Россия Җинаять кодексының “Җинаятьне яшерү” маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм 10 мең штраф түләү турында карар чыгарган.
 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев