Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда бер ир-атның ике аягын да поезд өзгән

Фаҗига Бирюли станциясеннән ерак булмаган урында килеп чыккан.

Татарстанда бер ир-атның ике аягын да поезд өзгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Тимер юлда булган фаҗига турындагы хәбәр бүген бердәм 112 экстрен хезмәте номерына килгән. Шаһитлар Бирюли станциясеннән ерак түгел рельсларда яралы ир-ат ятуын хәбәр иткән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән 113 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре ике аяк табаны да өзелгән ир-атны күргән.

Табиблар килгәнче, беренче ярдәмне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күрсәткән. Соңыннан имгәнгән ир-атны “Ашыгыч ярдәм” медикларына тапшырган.

Соңыннан ачыкланганча, ир-ат тимер юлны тиешсез урында чыгып барганда, Казан-Арча электр поезды бәреп киткән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев