Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда бер көн эчендә теркәлгән юл һәлакәтләрендә ике җәяүленең гомере өзелгән

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәтләренең икесе дә чәршәмбе көнне – 19 сентябрьдә булган.

Татарстанда бер көн эчендә теркәлгән юл һәлакәтләрендә ике җәяүленең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Юл һәлакәтләренең беренчесе чәршәмбе кичендә, 19 сентябрьдә, Йошкар-Ола – Яшел Үзән – Олы Күлбаш – Дөбьяз автомобиль юлының 10нчы чакрымында булган. Биредә «БМВ» автомобилен идарә итүче 35 яшьлек ир-ат җәяүлене бәрдергән. Авария булган урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүчене хастаханәгә китергән. 31 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Берничә минуттан соң республиканың Чистай районында кеше үлеменә китергән авария булган. Чистай – Түбән Кама трассасының 7нче чакрымында «Шевроле Нива» автомобилен идарә итүче 46 яшьлек ир-ат 24 яшьлек егетне бәрдергән. Төрле тән җәрәхәтләре алган җәяүле шунда ук һәлак булган. 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X