Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда быел 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән

Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров соңгы биш елда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның гомуми саны шактый кимүен әйтте.

Татарстанда быел 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте.

Республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов утырышта быелгы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын китерде.

«Быелның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән, тагын дүрт меңе яраланган», - дип сөйләде Ленар Габдрахманов.

Аның сүзләренчә, һәлакәтләрнең күп өлеше машина йөртүчеләр узып китү вакытында каршы як хәрәкәт юлына чыкканда, трассаларда була.

«Машина йөртүчеләр узып китү алдыннан юл хәлен бәяләмиләр яки каршы як полосага чыккач, кесә телефоны белән мавыгалар», – дип өстәде Габдрахманов.

Шуңа да карамастан, Гафаров соңгы биш елда юл – транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның гомуми саны шактый кимегәнлеген әйтте. Ул вакытта һәлак булучылар саны 900 кешегә җиткән. Гафаров ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм юллардагы аварияләр кимесен өчен барысын да эшләргә кушты.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев