Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда өч айлык кызын тәрәзәдән ыргыткан хатынны 11 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Бетон өслеккә төшкән кыз бала җитди имгәнгән.

Тәрәзәдән өч айлык кызын ыргыткан Чистайда яшәүче 23 яшьлек хатын-кызны 11 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бу хатынны  “Кечкенә баланы үтерергә җыену” маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.

30 июльдә яшь хатын ире, 10 яшьлек улы һәм өч айлык кызы белән күршеләренә кунакка кергән. Бәйрәм иткәннән соң хуҗалар йокларга дип киткән, яшь хатын белән ир ачуланышкан.

Низаг аркасында кызып, яшь ана кызының әлеге ир-атка да, үзенә дә кирәкмәгәнлеген әйткән. Шуннан баланы аягыннан алып, икенче каттагы тәрәзәдән ыргыткан.

Аңына килеп, хатын урамга йөгереп чыккан. Улы күршеләрен уяткан. Бетон өслеккә төшкән кыз бала җитди җәрәхәтләр алган. Аны республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев