Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ир-ат һәм бала һәлак булган һәлакәт фотолары барлыкка килде

Фаҗига бүген көндез М7 трассасының 850нче километрында Питрәчтән 45 километр ераклыкта килеп чыккан.

“Татар-информ”да Татарстанда ир-ат һәм бала һәлак булган һәлакәт фотолары барлыкка килде.

“Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига бүген көндез М7 трассасының 850нче километрында Питрәчтән 45 километр ераклыкта килеп чыккан.

Юлда Удмуртия номерлары белән булган “Шкода Рапид” автомобиле һәм Мәскәүгә сыр алып баручы “Скания” фурасы бәрелешкән. Бәрелешү нәтиҗәсендә, җиңел машина йөртүче 30 яшьлек ир-ат һәм машинада утырган бала урында ук һәлак булган.

“Шкода”да кысылып калган 33 яшьлек пассажир хатын-кызны “Шәле” коткаручылары машинадан гидравлик җиһаз ярдәмендә чыгарган. Аны Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегенә ашыгыч ярдәм машинасында озатканнар. 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев