Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды

Татарстанда 9 октябрьгә Covid-19 белән авыру сәбәпле 85 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 инфекциясе белән авыру сәбәпле вафат булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада яңа коронавируслы инфекциядән ике үлем очрагын раслау килде», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

1946 елгы хатын-кызны яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган ике яклы үпкә ялкынсынуы белән Яр Чаллы инфекция хастаханәсендә яткырганнар. Аның хроник авырулары булган.

Әлмәт район хастаханәсендә ике яклы пневмония белән 1945 елгы ир-атны китергәннәр. Аның хәле йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары кискенләшүе аркасында катлауланган.

Вирус ике очракта да идентификацияләнгән. Белгечләр үлем сәбәбен аутопсия, дип ачыклаганнар.

Татарстанда 9 октябрьгә Covid-19 белән авыру сәбәпле 85 үлем очрагы теркәлгән. 

Фото: Татар-информ архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев