Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда коткаручылар кар автомобилендә боз астына төшеп киткән алты балыкчыны эзли

Гадәттән тыш хәл бүген иртән Спас районының Балымер авылы янында булган.

Татарстанда коткаручылар кар автомобилендә боз астына төшеп киткән алты балыкчыны эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанның Спас районында Идел елгасында Балымер авылы янында алты балыкчының кар автомобилендә боз астына төшеп китүе турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 7.09 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Урынга һава мендәрендәге суднода Спас районы эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре юл тоткан. Балыкчыларны эзләү дәвам итә.

Фото: https://pixabay.com | Natalia_Kollegova

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев