Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда күп балалы ана янгыннан ике баласын чыгарган, өченче улы һәлак булган

Бүген Әлмәт районы Кичүчат авылында иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә Юлдаш урамында бер йортта янгын чыккан.

Татарстанның Әлмәт районында күп балалы әни кеше янгыннан ике өлкән баласын чыгарып өлгергән, кече улы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Кичүчат авылындагы Юлдаш урамында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр алынган.

13 минуттан соң яна торган йорт янына 27нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килеп җиткән. Ул вакытка ут тулысынча корылманы колачлап алган.

Янгын сүндерүчеләргә 100 квадрат метр мәйданда янгынны сүндерү өчен 40 минуттан артык вакыт кирәк була. Янган конструкцияләрен сүткәндә йорт эчендә биш яшьлек малайның мәетен тапканнар.

Билгеле булганча, йортта күп балалы гаилә яшәгән. Янгын чыкканда, әни кеше кухняда булган, ә өч бала - бүлмәдә. Балалар тавышын ишеткәч, ул бүлмәгә йөгереп чыга, ике өлкән баланы эләктереп ала һәм аларны урамга алып чыга, өченчесен шунда ук таба алмый. Ул аның артыннан өйгә керергә тырышса да, әче төтен аркасында керә алмый.

Берничә минуттан өйгә гаилә башлыгы кайтып җитә. Ир шулай ук тәрәзәне ватып, өйгә кереп китәргә омтылса да, көчле төтен мөмкинлек бирми.

Хәзер фаҗиганең берничә сәбәбе карала, шул исәптән балалар шуклыгы да.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X