Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда М7 трассасында булган авария нәтиҗәсендә транспорт хәрәкәте кыенлашкан

Республиканың Мамадыш районында фура юлга аркылы басып, берничә полосаны ябып куйган.

Татарстанда М7 трассасында булган авария нәтиҗәсендә транспорт хәрәкәте бик нык кыенлашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бөке» республиканың Мамадыш районында – М7 «Волга» автомобиль юлының 917нче чакрымында хасил булган. Машиналар юлның сул ягыннан хәрәкәт итә. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли, алар транспорт агымын җайга салып тора.

Агентлыкка билгеле булганча, трассада фура катнашында юл һәлакәте булган, нәтиҗәдә йөк автомобиле юлга аркылы баскан.

Машина йөртүчеләрне әлеге урында бик тә игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәтен көйләп торучы инспекторның сигналларын үтәргә чакыра.

Фото: ФКУ «Волго-Вятскуправдор»

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев