Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда машина йөртүче руль артында йоклап киткән

Юл-транспорт һәлакәте Ленино-Кокушкино авылыннан ерак түгел Казан-Шәмәрдән трассасында булган.

Татарстанда машина йөртүче руль артында йоклап киткән. Машина каршы як хәрәкәт юлына чыгып, каршы килүче автомобиль белән капма-каршы бәрелешкән.  Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Агентлыкка мәгълүм булганча, 19 май көнне Ленино-Кокушкино авылыннан ерак түгел Казан-Шәмәрдән трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада Калина» һәм «Киа Рио» автомобильләре капма-каршы бәрелешкән. Авариядә «Лада» машинасын йөртүче зыян күрә, ул хастаханәгә озатыла. Бәрелештә ике машинаның да алгы өлеше нык җимерелгән.

Башлангыч фаразлар буенча, һәлакәт «Лада Калина» җиңел машинасының 49 яшьлек йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан. Ул руль артында йоклап киткән һәм каршы як полосага чыгып, «Киа»га барып бәрелгән.

Фото: шаһитлар

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев