Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда тепловоздагы янгынны сүндергәннәр

Янгын, транспорт чарасының электр үткәргечләре төзек булмау сәбәпле, чыккан булырга мөмкин.

Татарстанда янгын сүндерүчеләр тепловозның мотор урнашкан өлешендәге янгынны сүндергән. Янгын башка вагоннарга күчәргә өлгермәгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 16.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына «Әлмәт-Грузовой» станциясе сакчысы тепловозның мотор урнашкан өлешендә янгын чыгуы турында хәбәр иткән.

Янгын урынына 15нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар ут капкан тепловозга тагын 22 вагон тоташтырылуын һәм аларга да ут күчү куркынычы булуын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, машинист белән ярдәмчесе янгынны сүндермәкче булган.

Янгын сүндерүчеләр утны биш минутта сүндергән дә. Янгын тепловозның электр үткәргечен юк иткән. Шулай ук дизель патрубкалары, коллектор һәм аккумлятор да зыян күргән. Янгын 4 кв метр мәйданга зыян китергән. Зыян күрүчеләр юк.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын, транспорт чарасының электр үткәргечләре төзек булмау сәбәпле. чыккан булырга мөмкин

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев