Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда туфрак белән күмелеп калган ир-атны коткарганнар

Гадәттән тыш хәл Тәтештә канализация торбасын алыштырганда булган.

Татарстанда туфрак белән күмелеп калган ир-атны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тәтештә “Сельхозтехника” базасы территориясендә гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр кичә көндез ашыгыч хезмәтнең 112 номерына килгән. Канализация торбасын алыштырганда, эшче өстенә туфрак ишелеп төшкән, дип хәбәр итә шаһитлар.

Һәлакәт урынына килгән 133 нче янгын сүндерү хезмәткәрләре 4 метр тирәнлектә 1 метр туфрак астында ир-ат ятуын ачыклаган. Коткаручылар водоканал хезмәткәрләре белән бергә 48 яшьлек эшчене траншеядән чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев