Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда урлап 4 миллион сумлык агач кискән урманчылар хөкем ителә

“Түбән Кама урманчылыгы”ның ике бригадиры элеккеге урманчы белән бергә законсыз рәвештә юкә кисү белән шөгыльләнгән.

Татарстанда законсыз рәвештә 4 миллион сумлык агач кискән урманчыларны хөкем итәләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.

2014 елның июненнән башлап 2015 елның мартына кадәр “Түбән Кама урманчылыгы”ның ике бригадиры элеккеге урманчы белән бергә законсыз рәвештә юкә кисү белән шөгыльләнгән. Бер ел дәвамында урманчылар 3,7 миллион сумлык агач кискән.

Шикләнелгән затлар үз гаепләрен танымаган. Тикшерү вакытында урманчыларга яшәгән урыннарыннан каядыр китү тыела. Урманчылар милкенә арест салынган.

Фото: https://pixabay.com | pixel2013

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев