Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстанда яшен сугып комбайн яна башлый

    Татарстанның Әтнә районында комбайнга яшен суккан һәм ул яна башлаган. Бу хакта социаль челтәрләрдән шаһитлар хәбәр итә.

    Фотолардан күренгәнчә, комбайн ачык җирдә, су янында тора. Әлегә машина йөртүченең хәле турында хәбәр юк. Шуны искәртеп үтү кирәк: алдагы көннәрдә синоптиклар 16 август көнне Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр булачагын белдергән иде.

    Фото: соцсети

    tatar-today.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: