Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда язгы ташуның икенче дулкыны көтелә

Республиканың төньяк төбәкләрендәге елгалар кардан арчылу белән язгы ташуның икенче дулкыны киләчәк.

Республикада язгы ташуның икенче дулкыны көтелә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Татарстанда язгы ташуның беренче этабы үтте, әмма икенче дулкыны көтелә. Бу – төньяк районнардагы елгалар ташу. Шулай ук әле Идел һәм Камадан да боз китмәде. Боз ватылу процессы әле яңа башланды. Шуңа күрә әле язгы ташуның икенче дулкыны да булачак”, – диде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы иадрәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, республикада язгы ташу апрель ахырында гына чигенәчәк.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев