Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда югалган акылга зәгыйфь кызны эзлиләр

Кызны соңгы тапкыр Свердловец авылы янында Чишмә елгасы ярында күргәннәр.

Татарстанда качып китеп югалган акылга зәгыйфь кызны эзлиләр, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

31 майда ашыгыч хезмәтләрнең 112 номерына төш вакытында хатын-кыз 23 яшьлек кызы югалуын хәбәр иткән.

Ана белән кыз Түбән Кама хастаханәсеннән өйләренә Кармалы авылына кайтуы турында сөйләгән. Автобустан чыккач, алар юл чатында машина көтеп торган. Кинәт кызының чираттагы өянәге башланган.

Кыз киемнәрен салып, “Свердловец” балалар лагере ягына йөгергән. Әнисе кызын куып җитә алмаган. Хатын-кыз ярдәм сорап терлекчеләргә мөрәҗәгать иткән, әмма ул вакытта кыз Чишмә елгасының икенче ярына йөзеп чыгып, урманга йөгерергә өлгергән.

Коткаручылар гадәттән тыш хәл урынына бер сәгать эчендә килеп җиткән. 163нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре елганы һәм яр буен тикшереп чыкканнар. Әмма кызны тапмаганнар. Кич белән югалган кызны ээзләү вакытлыча туктатылган.

Бүген 8.00 сәгатьтә коткаручылар янәдән эзләүгә керешкән.

Фото: МЧС по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев