Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстандагы авариядә Удмуртиядән килгән өч балалы гаилә һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте кичә Песәй–Кырынды трассасының 40нчы чакрымында – Удмуртия чигендә булган.

Татарстанда «КАМАЗ» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Авариядә Удмуртия гражданнары: җиңел автомобиль шоферы, аның 30 яшьлек хатыны һәм кечкенә балалар (10 яшьлек кыз һәм ике яшьлек игезәкләр) һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә Песәй – Кырынды трассасының 40нчы чакрымында – Удмуртия чигендә 14нче модельле «Лада»ның «КАМАЗ» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина шоферы идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Авария мизгеле видеога эләккән. Кадрлардан күренгәнчә, карлы юлдан баручы «КАМАЗ» машинасы каршына килүче «Лада» автомобиле белән бәрелешмәс өчен тормозга басса да, аварияне булдырмый кала алмаган.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев