Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанга читтән килеп эшләүчеләр гаебе белән чыккан аварияләр саны арта

Мондый аварияләр саны 4,2 процентка (4,2 меңгә) арткан, аларда 524 кеше һәлак булган.

Аварияләр кими бару фонында юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә яңа тренд барлыкка килде: БДБ гражданнары гаебе белән килеп чыккан аварияләр саны арта. Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге аналитик хисабында шундый мәгълүмат китерелә. Бу хакта «Коммерсант»ка сылтама белән татарстан Ассамблеясе һәм Дуслык йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый аварияләр саны 4,2 процентка (4,2 меңгә) арткан, аларда 524 кеше һәлак булган, 5,93 меңе төрле тән җәрәхәтләре алган. Әлеге проблема 2016 елда да билгеләп үтелгән: ул чагында төзелгән хисапта әйтелгәнчә, биш авариянең берсендә БДБ илләреннән килгән машина йөртүчеләр катнашкан.

«Алар Россиягә акча эшләргә килә, бик нык ашыгалар һәм юл йөрү кагыйдәләрен начар беләләр, - диде Дәүләт Думасы дәүләт төзелеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Лысаков. - Әлегә бу проблемадан чыгу юлын күрмим. ЮХИДИне акрынлап вәкаләтләреннән мәхрүм итәләр, тиздән кагыйдә бозуларга чик куярлык кеше дә калмаячак».

Шунысын да искәртик: 2017 елда Белоруссия һәм Кыргызстан гражданнарына ЮХИДИдә имтихан тапшырмыйча гына РФ территориясендә машина йөртүче булып эшләргә рөхсәт бирелде. Башка илләрдә яшәүчеләр исә укырга һәм тест узарга тиеш. Гоавтоинспекциядә хәбәр итүләренчә, тест узучыларның якынча 10%ы гына сорауларга беренче тапкырдан җавап бирә ала.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев