Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанга җил-давыл якынлашу сәбәпле, коткаручылар тулы әзерлектә тора

Янгын сүндерү-коткару гарнизоннары җитәкчеләренә Гадәттән тыш хәллләрне булдырмау һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссия утырышын уздыру йөкләнгән.

Татарстанда көчле давыл чыгу ихтималы булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар тулы әзерлектә тора. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” Татарстанда көчле давыл булу куркынычы турында кисәтүне җиткергән иде. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе якындагы өч сәгатьтә республикада көньяктан бик көчле җил көтелүен, секундына 20-25 метрга кадәр булачагын хәбәр итә. Әлеге хәл көне буена һәм кичен дә сакланачак.

Янгын сүндерү-коткару хезмәтләре республикага җил-давыл якынлашу сәбәпле, тулы әзерлектә тора.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе боерыгы нигезендә, сәгать 11.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр республиканың Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чирмешән, Сарман, Мөслим, Зәй, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Аксубай, Чистай, Мамадыш, Балык Бистәсе, Чаллы районнарында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен югары әзерлектә тору режимы кертелгән.

Янгын сүндерү-коткару гарнизоннары җитәкчеләренә Гадәттән тыш хәллләрне булдырмау һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссия утырышын уздыру йөкләнгән. Шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча карамагындагы идарә һәм җирле көч звеноларына тиешле режим булдыру бурычы җиткерелергә тиеш. 

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев