Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстаннан фура йөртүче ЮХИДИ инспекторын бәрдергән

Һәлакәт М7 юлының 574-м километрында килеп чыккан.

Чувашиядә Татарстаннан булган фура йөртүче ЮХИДИ инспекторын бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Чувашия Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Ядрин районында М7 юлының 574 километрында фура юлда торган “Лада” автомобиленә килеп бәрелгән һәм аның хуҗасының документларын тикшерүче автоинспекторны бәрдергән.

Полиция өлкән лейтенанты хастаханәгә озатылган, аның хәле канәгатьләнерлек.

Фура йөртүче, башка транспорт чарасы белән бәрелешмәс өчен, шундый борылыш ясавын әйткән. Полиция хезмәткәрләре фура йөртүчесеннән сорау ала.

Фото: 21.мвд.рф

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X