Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстаннан ир баланың Сочида яңгыр сулары чокырына төшеп үлүе турындагы эш туктатылган

Түбән Камадан булган җиде яшьлек малай өченче август көнне һәлак булган.

Татарстаннан ир баланың Сочида яңгыр сулары чокырына төшеп үлүе турындагы эш, яклар килешенү сәбәпле, туктатылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Эш яклар килешенү сәбәпле туктатылды”, - дип хәбәр иткән РИА Новостига Лазаревский шәһәре суды вәкиле.

“Татар-информ” элек 3 августта Сочида әбисе белән ялда булган Түбән Кама шәһәренең җиде яшьлек малае яңгыр сулары чокырына төшеп үлүе хакында хәбәр иткән иде. Ир баланың мәетен коткаручылар диңгездән табып алган.

Әлеге фаҗига факты буенча “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X