Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Балтач районында сигез бала һәм ике олы кеше бассейнда хлор белән агуланган

Бүген көндез «Дулкын» бассейныннан Балтач Үзәк район хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасында 8-13 яшьлек сигез бала һәм ике олы кеше китерелгән.

Пациентларның барысы да күңел болгану, баш әйләнү һәм авыз кибүеннән зарланган.Бу турыда Балтач районы администрациясендә хәбәр иттеләр.

Бүген Балтач районындагы “Дулкын” бассейнында балалар агулануы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

Хәзерге вакытта балаларга медицина ярдәме күрсәтелгән, тормышларына куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Фаҗига урыны тикшерелде, һава, су үрнәкләре алынды, җинаять эше тикшерелә, дип хәбәр ителә.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев