Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Баулы районында карьерда 19 яшьлек башкорт егете баткан

Егет тыелган урында су коенырга киткән.

Татарстанның Баулы районында карьерда 19 яшьлек башкорт егете баткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә, 28 июньдә, ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татарстанның Баулы районында егетнең батуы турында хәбәр ителгән.

19 яшьлек башкорт егете тыелган урында су коенырга барган. Егет шунда ук су астына киткән. Шаһитлар аңа ярдәм итә алмаган.

Кичке сәгать 6 тирәсендә коткаручылар  һәлакәт шаһитлары белән бергә ярдан 30 метр ераклыкта егетнең мәетен тапканнар. Аны судан чыгарганнар һәм полициягә тапшырганнар.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев