Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән хушлаштылар

Соңгы юлга озату чарасында артистканың коллегалары - Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары катнашты.

Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән саубуллашу чарасы узды.

  • Һаҗәр Шәкүрова кичә 79 яшендә вафат булды.
  • Һаҗәр Шәкүрова Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1964 елда эшли башлый. Ул елларда әлеге театр Республика күчмә театры була.

"Җор телле, шук иде. Соңгы очрашуыбызда: "Исәнлектә күрешергә язсын", - дип саубуллашты", - дип искә алды Һаҗәр апаны Кәрим Тинчурин театры артисты Гөлчәчәк Хафизова.

"Хәтта авырый башлагач та, бер премьераны да калдырмый иде. Театрыбыз үткәргән бәйрәмнәргә килә иде", - дип сөйләде Кәрим Тинчурин театры артисты Гүзәл Гайнуллина.

Һаҗәр Шәкүрова Казан шәһәре Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамыгындагы мөселман зиратына җирләнде.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев