Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Лаеш районында терлек абзары янган

Янгын аркасында авыл кешеләренең 50 үрдәге һәм эт һәлак булган.

Татарстанның Лаеш районында терлек абзары янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә көндез Габиш авылының Яшьләр проспектында кирпечтән төзелгән зур терлек абзарына ут капкан. Урынга биш автомобильдә ут белән көрәшүчеләр килгән. Янгынның мәйданы 320 квадрат метрдан артык тәшкил иткән. Зыянның күләме әлегә билгеле түгел. Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта белгечләр аның сәбәпләрен ачыклый. Бер версия буенча, абзарга ут төрткән булырга мөмкиннәр. «Татарстан-24» хәбәр иткәнчә, янгын нәтиҗәсендә авыл кешеләренең 50 үрдәге һәм эт һәлак булган.

Фото: www.pixabay.com | HG-Fotografie

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев