Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Питрәч районында фермага ут капкан

«Кызыл әтәч» 60 квадрат метр мәйданда ферманың түбәсен юк иткән.

Татарстанның Питрәч районында ут капкан фермадан 50 сыер һәм 70 бозауны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 3.25 сәгатьтә кизү диспетчерлык хезмәтенә республиканың Питрәч районы Шәле авылы фермасында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр урынга өч минут эчендә килеп җиткән. Биредә аларны ферма хезмәткәрләре каршы алган, алар үз көчләре сыер һәм бозауларны урамга чыгарган.

Ут белән көрәшүчеләргә янгынны (ялкын телләре бинаның түбәсен ялмап алган була) бер сәгать эчендә сүндергән. Каравылчылар, эшчеләр һәм янгын сүндерүчеләр көче белән фермадагы 50 сыер һәм 70 бозауны коткарып калганнар.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев