Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр куркынычы турында кисәтә

Синоптиклар фаразлавынча, 26 апрельдә 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Татарстанда һава шартларының кискен начарлануы көтелә. Көчле җил секундына 23 метрга кадәр җитүе ихтимал, яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә көчле җил һәм бозлы, яшенле яңгыр бик куркыныч булырга мөмкин, дип искәртәләр. Бик кирәк булмаганда, өйдән чыгып йөрмәскә, барлык тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга, балконга чыкмаска киңәш итәләр.

Урамда билбордлар, биек агачлар һәм электр линияләре астында булу куркыныч.

Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгуны кичектерергә кирәк. Юлга чыга калганда автомобильнең төзеклеген тикшерү сорала. Трассада кискен маневрлар һәм үзгәртеп корулардан, шулай ук кинәт тормозга басудан сак булырга киңәш ителә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-gadattan-tys-xallar-ministrlygy-yasenle-yangyr-kurkynycy-turynda-kisata-5870191

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев