Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада биш катлы йорттагы янгыннан дүрт өлкән кешене һәм ике баланы коткардылар

Янгын Спорт урамындагы йорт фатирларының берсендә булды.

Түбән Камада биш катлы йортта чыккан янгыннан дүрт өлкән кешене һәм ике баланы коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Спорт урамындагы биш катлы йортта бер фатир януы турында хәбәр килде.

Ике минуттан соң килгән янгын сүндерүчеләр коткару битлекләре ярдәмендә югары каттан алты кешене чыгарганнар, шуларның икесе - балалар. Тагын 10 кеше йорттан мөстәкыйль рәвештә чыккан.

Ун минут эчендә 12 квадрат метр мәйдандагы янгын тулысынча сүндерелгән. Беркем дә зыян күрмәгән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев