Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада яшәүче берәү, банкның ялган хезмәткәренә ышанып, 270 мең сумнан коры калган

Түбән Камада яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз, банкның ялган хезмәткәренә ышанып, 270 мең сум акчасын урлаткан, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

“Түбән Камада яшәүче пенсионер хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенә билгесез кешенең шалтыратуын һәм аны банк хезмәткәре дип кабул итүен сөйләгән. Ир-ат хатынның банк картасыннан законсыз рәвештә акча алынуын әйткән”, - дип сөйләделәр ведомствода.

Акчаларын югалтмас өчен, хатын-кыз банкоматта билгеле бер цифрлар комбинациясе җыярга тиеш булган. Мошенниклар әйткәннең барысын да үтәгәч, ханым счетыннан 270 мең сум акчаның юкка чыгуын абайлаган.

Әлеге факт буенча “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аферистларның телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуы ачыкланган.

Фото: https://pixabay.com

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X