Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада юл һәлакәтендә ана белән бала үлгән

Ир-ат, бала белән ана утырган җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелгән.

Түбән Камада «промзона» автоюлының 3 нче километры тирәсендә юл һәлакәте була. Биредә хатын-кыз һәм аның баласы үлә. Бу турыда Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җиңел машинада ир-ат, хатын-кыз һәм бала була. Бу автомобиль йөк машинасына бәрелә. Бала белән ана урында ук үлә, ир-атны хастаханәгә алып китәләр, ул реанимациядә.

Йөк машинасын йөртүче исән, ул җитди имгәнмәгән.

Авария урынына Түбән Кама прокуроры Ольга Купова барган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Фото: Татарстан прокуратурасы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев