Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тикшерү комитеты каракларны үтергән эшмәкәргә карата җинаять эше ачу сәбәпләрен аңлатты

Эшмәкәр Евгений Деданин өенә кергән талаучыларны үтерде.

Татарстан Тикшерү комитеты Бөгелмә эшмәкәренә карата җинаять эше кузгату сәбәпләре турында аңлатма биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр искәрткәнчә, әлеге вакыйганың тулы картинасын төзү өчен тикшерүләр һәм экспертизалар үткәрергә кирәк. Моны бары тик җинаять эше кузгатканнан соң гына башкарырга мөмкин.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре шуңа да игътибар юнәлтә: Евгений Деданинның гамәлләре саклану булганмы, әллә ул саклану чикләрен арттырып җибәргәнме?

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 12 сентябрь иртәсендә Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданин өенә битлек кигән талаучылар бәреп керү хакында хәбәр иткән иде. Җинаятьчеләр йорт хуҗасын, аның хатынын һәм Деданиннарның гаилә дусларын бәйләп салган.

Билгеле бер мизгелдә Деданин баудан ычкынган. Ул пычак алып, һөҗүм итүчеләргә берничә мәртәбә кадаган. Алган җәрәхәтләрдән җинаятьчеләр һәлак булган. Өченче җинаятьче качарга өлгерсә дә, полиция хезмәткәрләре аны «кайнар эз»дән кулга алган.

Йортка һөҗүм итү һәм талаучыларның үлеменә бәйле фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Соңрак Татарстан прокуратурасы эшмәкәргә карата җинаять эше кузгату турындагы карарны гамәлдән чыгарган.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X