Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тикшерү комитеты Казан эшмәкәрен шартлаткан урыннан видео күрсәтте

Эшмәкәргә һөҗүм итүнең сәбәбе коммерция эшчәнлегенә бәйле дип фаразлыйлар.

Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе Казан эшмәкәре Михаил Скоблионкка һөҗүм ясалган урыннан видео күрсәтте. Кадрларда шартлау нәтиҗәсендә зыян килгән өстәл янында бер тикшерүченең газонализатор ярдәмендә һаваны үлчәве күренә.

  • Казанның Аркылы Нокса урамында урнашкан Михаил Скоблионк офисында шартлаткыч җайланма эшләгән. Нәтиҗәдә, бите пешкән эшмәкәрне хастаханәгә озатканнар. Ир-атка республика офтальмология хастаханәсендә операция ясаячаклар.

Эшмәкәргә һөҗүм итүнең сәбәбе аның коммерция эшчәнлегенә бәйле дип фаразлыйлар. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Хәзерге вакытта офиста тикшерүчеләр төркем эшли. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. 

Фото: Следком РТ, Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев