Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тимершыкта янгын була язды

Районыбызда 2019 елда алтынчы янгын очрагы теркәлде.

25 февральдә кичке 4 сәгать 30 минутта Тимершык  авылында  мал өе яна  башлый.  Бары йорт хуҗасында утсүндергеч булуы һәм   күршеләренең тиз арада ярдәмгә кереп  җитүләре  аркасында гына эш  зурга  китми. Янгын    сүндерү машинасы  килеп  җиткәнче алар  утка җәелергә ирек бирмиләр. Шәхси хуҗалыкка зур зыян килми кала. Әлеге  мисалдан   күренгәнчә, йортта унсүндергеч булуы янгынга  каршы торуда зур роль  уйный. “Биредә һәркемгә уйланырга   урын бар. Кешеләр үз хуҗалыкларында беренчел  янгын    сүндерү җайланмалары булдыруга,  янгын турында автомат хәбәр иткечләр урнаштыруга җитди карасыннар иде”,– ди МЧСның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча Саба һәм Теләче районнары   бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин. Иң   мөһиме,  утны сүндерүгә караганда, булдырмый  калуы  җиңелрәк  икәнлеген онытмыйк.  Шуңа  күрә газ, электр приборларының төзеклеген даими тикшереп торырга, гомумән, янгын  куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен   төгәл үтәргә  кирәк. Бурдан кала,  уттан калмый, диләр. Һәрчак уяу булыйк.
 

Фото: архив/Ильсия Завилейская/Яшел Үзән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X