Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Транснефть» резервуарындагы шартлау мизгелен видеога төшереп алганнар

Янгын нәтиҗәсендә ике эшче һәлак булган.

«Транснефть» резервуарындагы шартлау мизгелен видеога төшереп алганнар. Видеоролик Mash басмасының телеграм-каналында урнаштырылган.

Агентлык моңа кадәр хәбәр иткәнчә, кичә «Кәләй» насос-суырту станциясендә файдаланылмый торган резервуарны чистарткан вакытта янгын чыккан. Янгынны бер сәгать эчендә сүндергәннәр. Аның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән.

Кичкә таба резервуар эченнән ике эшченең мәетен табып алганнар. Ир-атларны өскә алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

Фото: скриншот видео

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев