Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Транспорт һәлакәте аркасында Казанның Дәрвишләр бистәсендә җитди бөке хасил булды

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеоны авария шаһитының социаль челтәр битендә урнаштырганнар.

Казанда Тынычлык урамында ике җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Кадрларда бер машинаның җитди зыян күргәнлеге ачык күренә - автомобильнең капоты тулысынча яньчелгән. Икенче автомобильнең алгы пассажир ишеге зыян күргән.

«Яндекс. Бөкеләр» сервисы мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Дәрвишләр бистәсенә керү юлында күп чакрымлы бөке барлыкка килгән.

Зыян күргән кешеләр барлыгы-юклыгы турында мәгълүмат ачыклана.
 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев