Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Трассада җиңел машина, фура һәм микроавтобус бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

Авария кичә республиканың Югары Ослан районында булды.

Казан – Ульяновск трассасында җиңел машина, фура һәм микроавтобус бәрелешкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Кичә республиканың Югары Ослан районында «Газель» вахта микроавтобусы фанера төягән «Скания» фурасына барып бәрелгән. Шуннан автобус «Лада» җиңел машинасына килеп бәрелә.

«Авариядә, ким дигәндә, өч кеше зыян күргән - барысы да микроавтобус пассажирлары. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерделәр», - дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев