Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Төркиядә мәктәп автобусы катнашындагы юл һәлакәтендә 11 кешенең гомере өзелгән

Юл һәлакәтендә 44 кеше төрле имгәнү һәм җәрәхәтләр алган.

Төркиянең Эскишехир провинциясендә мәктәп автобусы катнашындагы юл һәлакәтендә 11 кешенең гомере өзелгән, дип яза «Известия».

Укучыларны Анкарадан Бурсага алып бара торган автобус трассада агачка бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә тагын 44 кеше төрле имгәнү һәм җәрәхәтләр алган. "Хөррият" агентлыгы хәбәр иткәнчә, укучылар, әти-әниләре озатуында Улудаг чаңгы курортына бара торган була. автобус каршына берәр хайван чыккан булырга мөмкин, диелә хәбәрдә. 

Исән калган автобус йөртүче тоткарланган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев