Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Каманың биш катлы йортларының берсендә газ шартлаган

Иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Түбән Каманың Вахитов проспектындагы торак йортта газ шарталаган һәм көчле янгын башланган.

Түбән Камада биш катлы йортта гадәттән тыш хәл сәбәпле, ике кеше зыян күргән, берсе хастаханәгә озатылган. Бу хакта Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

«Гадәттән тыш хәл урынында 10 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшләде. Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсенә имгәнгән ир-ат китерелгән. Тагын бер хатын-кыз амбулаториядә дәвалауга җибәрелгән», диелгән хәбәрдә.

Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәһәрнең биш катлы йортында газ шартлаганнан соң оператив штаб булдырылуы турында хәбәр итте. Бу хактагы мәгълүмат аның рәсми Телеграм-каналында чыкты.

«Вазгыять ашыгыч хезмәтләр контролендә, урында оператив штаб булдырылды. Ул килеп туган мәсьәләләрне хәл итәчәк. Бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар», диелгән хәбәрдә.

Хакимият зыян күргән фатир хуҗаларына ярдәм күрсәтәчәк, дип билгеләп үтелә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tuban-kamada-bis-katly-iortta-sartlauda-ike-kese-zyyan-kurgan-berse-xastaxanada-5874107

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев