Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тукай районында чүплектә эт мәетләре тапканнар

Депутатлар Тукай районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесенә аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән.

Тукай районында яшәүчеләр Татарстан бистәсендәге чүплектә яткан эт мәетләрнең фотоларын социаль челтәрдә урнаштырган.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар мәгълүматы буенча, хакимиятнең халык белән җыены алдыннан, бистәдәге һәм тирә-юньдәге этләрне атканнар. Нәтиҗәдә, атылган эт мәетләре бистә чүплегендә табылган.

Халык санитария таләпләрен бозуга канәгатьсезлек белдерә. Әлеге "биоматериал” таркалып, торак пункттагы экологиягә начар йогынты ясарга мөмкин.

Депутатлар Тукай районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесенә, бу очрак буенча аңлатма сорап, мөрәҗәгать иткәннәр. Алар санитария- эпидемиология таләпләрен үтәүгә игътибар итүне һәм бистәдәге чүплекнең законлы рәвештә оыштырылганмы икәнлеген ачыклауны сораган. 
 


http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев