Уебызда сабыйлар гына...
Узган атнаның җомгасында Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында ут чыгып, Миңнемуллиннар гаиләсенең йорты-җире, маллары янып бетте. Мондый очраклар булгаласа да, янгында 3 һәм 6 яшьлек малайларның һәлак булуы бөтен республиканы шаулатты.
Ул көнне Ләйлә белән Фәнзил районга эш белән китә. Социаль яклау бүлегенә кереп чыгасылары, Ләйлә ханымның хастаханәдә табибка күренәсе була. Ике кечкенә сабыйны әбиләренә калдыралар, ул малайлар янына килә. Иртәнге уннар тирәсендә була бу хәл. Әбиләре ниндидер йомыш белән урамга чыгып китә, әйләнеп керәм дигәндә, йортның янганын күрә. Ярдәм сорап, күршеләренә йөгерә. Әмма каралты-кура бик тиз яна. Өйдәге сабыйларны коткара алмыйлар.
Ел башыннан республикада 570 янгын очрагы теркәлгән. Ни кызганыч, янгын вакытында 39 кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин әйтте. “22 февраль көнне республикада өч янгын теркәлгән, анда алты кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган”, – дип хисап тотты министр. Лениногорск районының Сугышлы һәм Лаеш районының Каип авылларында чыккан янгында икешәр кеше һәлак булды. Икесендә дә янгынның сәбәбен урында яткан килеш тәмәке тарту, исерек булу дип аңлаталар.
– Янгында балаларны югалту – бик зур фаҗига. Әти-әниләре балаларны әбигә калдырган, үзләре район үзәгенә киткәннәр. Шуңа күрә электрон хезмәт күрсәтүне гамәлгә кертергә кирәк. Кешеләр документ алу өчен дистәләгән чакрым ераклыкка барып йөрмәсеннәр. Халыкка читтән торып хезмәт алу мөмкинлеге турында аңлатырга, бу система белән эшләргә өйрәтергә кирәк, – ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
– Янгында һәлак булу очраклары республиканың 16 районында арткан. Үлүчеләрнең күбесе Казанда, Питрәч һәм Аксубай районнарында, – ди Рафис Хәбибуллин. – Янгынның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын дөрес файдаланмау, мичләр һәм морҗалар дөрес куелмау. Моны булдырмас өчен, профилактика төркемнәрен арттырырга, алар составына полиция, җирле үзидарә, социаль яклау хезмәте вәкилләрен кертергә кирәк. Халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләү дә комачау итмәс.
Әлегә Кукмара районындагы янгынның ни сәбәпле килеп чыкканын әйтмиләр. Бу гаиләгә район хакимияте башлыгы Сергей Димитриев та ярдәм кулы сузачакларын җиткергән. Бу авыр хәл уңаеннан районда өч көнлек матәм дә игълан ителгән иде. “Бөтен авыл белән елыйбыз. Бик акыллы, тырыш гаилә алар. Күптән түгел яңа йорт, лапаслар төзеп чыктылар. Мал тоталар иде. 3 сыер һәм 3 үгезләре дә янган. Сабыйлар турында уйламаган көнебез юк. Ятсак та, торсак та шул балалар күз алдында”, – ди туганнары Сиринә.
Соңгы вакытта янгыннар да, газ шартлау нәтиҗәсендә җимерелүләр дә күбәйде. Әйтик, без үзебез дә 2011 елда социаль ипотека буенча алынган фатирга күчтек. Күчкәнче, газ хезмәте күрсәтә торган оешмада шәхси казан өчен килешү төзүне мәҗбүри итеп куйганнар иде. Ул чакта 2 мең сум түләдек. Бер елдан соң тагын килешүне озайтырга дигән хәбәр килеп төште. Анысын да эшләдек. Озак та үтмәде, казан ватылды. Килешү төзегән оешмага шалтыратып, хәбәр бирдек. Килгән белгеч, мең төрле сәбәп табып, төзәткән өчен 7 мең 500 сум акча сорап алды. Менә шуннан соң, килешү төзүнең кирәге юк, ахры, дигән фикергә килеп, беркая да бармадык. Ичмаса, елга бер булса да тикшерсеннәр иде аны. Әмма бу хәл 7 ел буена бер дә күзәтелмәде.
Быел исә газ түләве кәгазенә зур итеп кисәтү язып җибәргәннәр. Ун көн эчендә килешү төземәсәң, штраф көтелә, диелгән. Хәзер оешмаларны сайлап алып була. Һәркайсының үз шарты. Аларга үзең генә барып килешү төзергә була. Өйдә икәнлегеңне белгертеп, белгечне алдан язылып чакыртасың. Икенчесе ышанычлырак. Газ оешмасы хезмәткәре казанны яхшылып тикшерә, техник хезмәт күрсәтә, килешүне дә төзеп бирә. Тегесе дә, монысы да түләүле.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт торак инспекциясен һәм прокуратураны сервис компанияләренә һәм эш сыйфатына аеруча игътибар итәргә өндәде. “Газ белән бәйле һәр җиһаз җимерүгә китерергә мөмкин. Бигрәк тә тиешле квалификациягә ия булмаган кешеләрне эшкә җәлеп иткәндә. Бу темага карата катгый булырга кирәк”, – диде Президент.
– Соңгы вакытта йорт хуҗаларының газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту очраклары ешайды. Узган ел 8 мең 411 клиентның газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтеп булмады. Газ корылмаларының куллану вакыты чыгу сәбәпле, алыштыру мәсьәләсе кискен тора. Якынча исәпләүләр буенча, 123 меңнән артык газ плитәсе, 31 меңнән артык газ колонкасы һәм 15 меңнән артык җылыту казанын алыштырырга кирәк, – ди “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков.
Бу урында тагын бер проблема калкып чыга. Ни өчендер газ оешмасы хезмәткәрләре техник хезмәт күрсәтүне халык эштә вакытта гына башкара соң? Сиңа киләләр, ә син өйдә юк. Ә менә газга техник хезмәт күрсәткән өчен дигән түләү кәгазен җибәрергә онытмыйлар. Шәһәрдә яшәүчеләр арасында берничә ел өенә газ белгече килмәгән кешеләр байтак. Үзем дә килешү төзегәндә эштән сорап ярты көн өйдә утырдым. Әмма һәр кеше дә алай эшли алмый. Фаҗигаләр булмасын дисәләр, газ белгечләренә эш вакытын үзгәртергә кирәктер, мөгаен. Бәлки, кешегә уңайлы вакытта, ул калдырган гариза буенча килергәдер? Күпме генә кисәтүләр, мәҗбүр итеп килешүләр төзетсәләр дә, фаҗигаләр саны кимеми. Битарафлыкмы бу, билгесез. Әллә инде тирә-яктагы хәлләргә артык игътибар бирмичә, бу хәл бездә булмас дип яшәүме? Әмма ни генә дисәк тә, өзелгән гомерләр, авыр хәсрәт кичергән гаиләләр язмышы калганнарга сабак булсын иде.
Миңнемуллиннар гаиләсенә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен Саклык банкы картасы номеры: 5469620016919449.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев