Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Уфадагы бер егет йөргән кызына 17 тапкыр пычак белән кадаган

23 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Уфаның Калинин районында урнашкан бер кибеттә 26 яшьлек егет йөргән кызына 17 тапкыр пычак белән кадаган. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл кичә 23 яшьлек кыз егетенә бүтән очрашырга теләмәве хакында белдергәннән соң булган.

Җинаять кылгач, егет үз күкрәген пычак белән яралаган. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев